Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Новости
21 Май 2020, 05:30

Фермерларга - грантлар

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә һәм агымдагы елда гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирү буенча конкурс башлануы турында игълан итте.

Чара Рәсәй Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, гаилә фермалары өчен 30 миллион сумга кадәр грантлар республикада авыл җирендә 24 айдан да ким булмаган вакыт эчендә теркәлгән һәм эшен алып барган крестьян (фермер) худалыклары башлыкларына конкурс нигезендә биреләчәк.

Шулай ук грантлар кимендә 12 ай гамәлдә булган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм (яисә) авыл хуҗалыгы сату кооперативларына конкурс нигезендә биреләчәген билгеләп үтте. Грантның матди-техник базаны үстерүгә юнәлтеләчәк максималь күләме – 70 миллион сум.
Фото:investpl.ru
Чыганак: Кызыл таң
Читайте нас