Чишмэ
+30 °С
Облачно
Новости
19 Мая 2020, 06:21

Уфа волонтерлары тик тормый

Башкортстан башкаласында Рәсәй Федерациясе Президенты Указы белән расланган «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Социаль активлык» төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Башкортстан башкаласында Рәсәй Федерациясе Президенты Указы белән расланган «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Социаль активлык» төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Уфа волонтерлары тарафыннан 2019 елда 300дән артык чара оештырылган, анда 12000 кеше катнашкан. Быел да эш дәвам итә.
Май аенда Уфа шәһәрендә #МаскаВПомощь республика акциясе старт алды. Уфа республика акциясе барышында медицина битлекләре алган беренче шәһәр булды. Шәһәр хакимиятенең яшьләр эшләре буенча комитеты шәһәр районнары хакимиятләре белән берлектә беренче көнне әлеге акция барышында 30 меңнән артык битлек таратты.
Шәһәрнең җиде районына һәрберсенә 5әр мең битлек бирелгән, аларны җәмәгать урыннарында яшәүчеләргә «Бердәм Рәсәй» төбәк башкарма комитетының «Безнең ярдәм» («Наша забота») проекты ирекмәннәре, Республика волонтерлык хәрәкәте үзәге һәм Уфа шәһәренең яшьләр инициативаларының һәм волонтерлык штабының теләктәшләре тараткан.
Шәһәр ирекмәннәре «Шәһәр советы», «Тынычлык», «Һалле округы» «Спорт», «Кәрвансарай», «Үзәк базар», «Башкортстан» сәүдә үзәге, тимер юл вокзалы һәм «Беренче май» урамы тукталышларында саклык битлекләре өләштеләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, битлекләр азкеремле гаиләләргә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә һәм хокук саклау вәкилләренә дә таратылды.
Чыганак: «Тулпар» журналы
Фото: Bash.news
Читайте нас