Чишмэ
+29 °С
Болытлы
Новости
15 Май 2020, 06:11

Юл һәлакәтләре азрак булсын өчен...

Башкортстанда «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүче 609 фотовидеофиксация камералары урнаштырылды.

Башкортстанда «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүче 609 фотовидеофиксация камералары урнаштырылды.
Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты белгечләре сөйләвенчә, әлеге вакытта автомат фотовидеофиксация комплекслары төбәкнең 63 муниципалитетында урнаштырылган.
Ведомство белгечләре бу проектны тормышка ашыру, иң беренче чиратта, юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыруга, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем очракларын киметүгә юнәлтелгән.
Ә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлларда камераларның булуы аварияләр санының кимүенә турыдан-туры тәэсир итә дип исәпли. Мәсәлән, Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, быелгы елның март аенда аварияләр саны үткән елның марты белән чагыштырганда – 16%ка, ә юлларда үлем очраклары 47% кимегән.
Чыганак: «Өмет»
Фото: Srgazeta.ru
Читайте нас