Чишмэ
+17 °С
Ясно
Тат
Рус
Новости
15 Мая 2020, 06:25
Халык тәкъдим ителгән чараларны мөһим дип исәпли
Бөтенрәсәй җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, рәсәйлеләрнең 81 проценты 11 майда Президент Владимир Путин тәкъдим иткән ярдәм чараларын халык өчен мөһим дип саный.
Бөтенрәсәй җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, рәсәйлеләрнең 81 проценты 11 майда Президент Владимир Путин тәкъдим иткән ярдәм чараларын халык өчен мөһим дип саный.
Респондентларның 66 проценты тәкъдим ителгән чараларны бизнес өчен мөһим дип исәпли.
Сорашуда катнашучыларның күбесе (73 процент) дәүләт Башлыгы пандемиянең тискәре нәтиҗәләрен хәл итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә омтыла, дип белдерә.
Гражданнарның өчтән икесе (67 процент) Рәсәйдәге хәл Президент контролендә дип ышана. Шундый ук рәсәйлеләр (66 процент) Владимир Путин кешеләрнең проблемаларын аңлый дип ышана. Сораштыруда катнашучыларның 75 проценты дәүләт Башлыгының мөрәҗәгате үзендә уңай тәэсир калдыруын таный. Шундый ук сандагы респондентлар Президент чыгышының эчтәлеге белән канәгать.
16 яшькә кадәр балаларга – 10 мең сум (сорашуда катнашучыларның 95 проценты), эшләмәүчеләр өчен бала карау буенча минималь пособиене ике тапкыр арттыру (93 процент); апрель-июньдә 3 яшькә кадәр балаларга – 5 мең сум (92 процент); 7 яшькә кадәр балалары булган мохтаҗ гаиләләргә субсидия (91 процент) бирүне күпчелек рәсәйлеләр уңай бәяләгән.
Чыганак: «Кызыл таң»
Фото:
Topnews.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"