Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
14 Мая 2020, 06:27

Шәһәрдән ерак урнашкан авылларда интернет булырмы?

Рәсәй Президенты Владимир Путинның «Рәсәй Федерациясенең цифрлы икътисады» гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда «Цифрлы технологияләр» программасын тормышка ашыру барышында шәһәрләрдән ерак урнашкан поселокларны интернетка тоташтыру буенча эшләр башкарылачак.

Республика Цифрлы үсеш министрлыгы шундый поселокларны интернет белән тәэмин итү өчен дәүләт-шәхси партнерлык проектын гамәлгә ашырачак. Министрлык җитәкчесе Геннадий Разумикин Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә якындагы «Инвестсәгатьтә» кәрәзле элемтә операторларның берсе белән берлектә әзерләнгән проектны карарга тәкъдим итте. Проектны тормышка ашыру өчен 60/40 өлеш финанс бүлү күзаллана. 60 процентын дәүләт үз өстенә алса, калган 40 процентын инвестор тәэмин итәчәк. Гамәлгә ашыру вакыты – бер ел.
Министр социаль әһәмиятле объектларны цифрлаштыру буенча гомумдәүләт проектларын тормышка ашыручы операторлар интернет белән тәэмин итү белән шөгыльләнми, дип белдерде.
Шикаятьләрнең төп өлеше сүсчел-оптик линия элемтә узелы булган, әмма йортларга кадәр челтәр разводкасы, яки җитәрлек куәт булмавы сәбәпле, бөтен теләүчеләрне тоташтыру мөмкинлеге булмаган торак пунктларыннан килә икән. Министрлык төп игътибарын нәкъ менә шундый хәлләргә юнәлтәчәк.
Интернет 250дән күбрәк кеше яшәүче авылларда үткәреләчәк. Гомумән алганда, сүсчел-оптик элемтәсе булган, әмма челтәрсез, зур булмаган 914 поселокта 329 мең кеше яши. 27 поселокта инфраструктура бөтенләй юк. 887сендә ADSL (бакыр кабель) искергән, аны файдаланырга ярамый. 15 поселок кына GPON челтәре белән тәэмин ителгән.
Чыганак: «Өмет»
Фото: Dzer.ru
Читайте нас