Чишмэ
+15 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
13 Мая 2020, 11:24
Җиде йөз мең балага акча биреләчәк
Башкортстанда 700 меңнән артык бала 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.
Мондый түләү алу өчен ата-аналардан гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә, ашыгырга кирәк түгел, дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте вице-премьеры Ленара Иванова.
"Владимир Путин әйткән иң шау-шулы түләүгә килгәндә, 3 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә, керемнәренең күпме булуына бәйсез рәвештә, бер тапкыр һәр балага 10 мең сум күләмендә пособие түләнәчәк", - диде ул.
Пособиене түләүне рәсмиләштерү өчен - анда кирәкле мәгълүматны күрсәтеп, акчаларны күчерү өчен банкта исәп номеры турында мәгълүматны да кертеп, дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә, яки яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Түләүләр Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан 2020 елның июненнән гамәлгә ашырылачак.
Башкортстанда 700 меңнән артык бала бу түләүгә хокуклы. Шул рәвешле, бу айларда республикада яшәүчеләр җәмгысы 7 миллиард сум акча алачак.
Дәүләт җыелышы- Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Руфина Шаһапова бу уңайдан түбәндәге фикерләрен җиткерде:
"Әлбәттә, мин Рәсәй Президентының бу адымын тулысынча хуплыйм. Бүген гаиләләргә ярдәм аеруча мөһим. Аны, матди хәлләренә карамастан, бөтен гаиләләр дә алуы мактауга лаек. Бу бик вакытлы һәм җитди ярдәм дип исәплим. Без бу көннәрдә төрле гаиләләр белән аралашабыз, араларында күпбалалылар да бар. Әлбәттә, алар мондый хәстәрлеккә бик рәхмәтле.
Тагын шунысы: күп балалар бу акчага ниләр алырга икәнен үзләре планлаштыра. Алар бик акыллы һәм зиһенле бүген, Президент акчаны нәкъ алар өчен бүлүен беләләр. Нигездә, балалар үзләренә кирәкле әйберләр турында сүз йөртә, әйтик, уку өчен мотлак булган планшетлар алырга теләүчеләр күп. Әлеге үзизоляция чорында бу гаджетларның җитешмәве үзен нык сиздерде.
Кыскасы, 10 мең сум акчаның иң кирәкле әйберләр өчен генә тотынылачагына бер шигем дә юк".
Фото:
buhguru.com
Чыганак: "Кызыл таң"
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"