Чишмэ
+12 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
8 Мая 2020, 08:24
«Үлемсез полк»ның онлайн проекты
Җиңү парадын «Үлемсез полк»тан башка күз алдына китереп булмый. Ул чагыштырмача күптән түгел, 2012 елда башланды, һәм анда ел саен күбрәк кеше катнаша. Безнең поселокта йөзләгән чишмәленең кулларына ата-бабаларының рәсемнәрен тотып, иңгә-иң басып урамнар буйлап үтүе Җиңү парадының тамашалы күренеше булып тора.Быел, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, күп кеше катнашлыгындагы чаралар тыела, әмма дәүләт бу хәлдән чыгу юлын тапты. Ветераннар сафта онлайн «атлаячак». Бу сафларга туганнары һәм якыннары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар да кушылсын өчен гариза язып, ветеранның фотосурәтен polk02.ru сайтына куярга кирәк.Сугышта катнашучыларның фотографияләре «Үлемсез полк» сайтында урнаштырылачак һәм республиканың «БСТ» каналында күрсәтеләчәк, алар шулай ук Уфа шәһәре буенча автобуслар белән «узачак».– «Үлемсез полк» йөрешендә өч ел катнаштым, соңгы ике елда кызым белән бардык. Аңа еш кына карт картәтисе Рәүф Таһиров турында сөйлим, ата-бабаларыбыз турындагы истәлек безнең хәтердә яшәргә тиеш. Быел «Үлемсез полк»ның онлайн проектында, һичшиксез, катнашачакбыз, ә 9 май кичендә тәрәзәдә Хәтер шәмен кабызачакбыз, – диде чишмәле Зөлфия Нугаева.
Җиңү парадын «Үлемсез полк»тан башка күз алдына китереп булмый. Ул чагыштырмача күптән түгел, 2012 елда башланды, һәм анда ел саен күбрәк кеше катнаша. Безнең поселокта йөзләгән чишмәленең кулларына ата-бабаларының рәсемнәрен тотып, иңгә-иң басып урамнар буйлап үтүе Җиңү парадының тамашалы күренеше булып тора.
Быел, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, күп кеше катнашлыгындагы чаралар тыела, әмма дәүләт бу хәлдән чыгу юлын тапты. Ветераннар сафта онлайн «атлаячак». Бу сафларга туганнары һәм якыннары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар да кушылсын өчен гариза язып, ветеранның фотосурәтен polk02.ru сайтына куярга кирәк.
Сугышта катнашучыларның фотографияләре «Үлемсез полк» сайтында урнаштырылачак һәм республиканың «БСТ» каналында күрсәтеләчәк, алар шулай ук Уфа шәһәре буенча автобуслар белән «узачак».
– «Үлемсез полк» йөрешендә өч ел катнаштым, соңгы ике елда кызым белән бардык. Аңа еш кына карт картәтисе Рәүф Таһиров турында сөйлим, ата-бабаларыбыз турындагы истәлек безнең хәтердә яшәргә тиеш. Быел «Үлемсез полк»ның онлайн проектында, һичшиксез, катнашачакбыз, ә 9 май кичендә тәрәзәдә Хәтер шәмен кабызачакбыз, – диде чишмәле Зөлфия Нугаева.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"