Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Тат
Рус
Новости
8 Май 2020, 08:17
9 майга бәйрәм программасы
Чишмә районында:8 май – Уразбахты һәм Арслан авылларында ветераннар йортлары янында парад.9 май – 8дән 13 сәгатькә кадәр Чишмә поселогында расланган график буенча Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчылар мемориалына чәчәкләр салу (оешмадан кимендә биш кеше булырга тиеш, битлек һәм перчатка кию мәҗбүри), 10.00–12.00 сәгатьтә репродуктор аша район хакимияте башлыгы, хәрби комиссар, ветераннар советы рәисе, әфганчылар берлеге рәисе, мәктәп укучысының котлавы яңгыраячак. 21.00 сәг. – бер минут тын торып искә алу. 22.30 сәг. – Чишмә поселогында бәйрәм фейерверкы.Исегезгә төшерәбез, район халкына чарада катнашырга киңәш ителми, өйдә тору режимын үтәү мөһим.Башкортстан Республикасында:9 майда Уфада Октябрь проспектында техника парады булачак, аның трансляциясен «БСТ» буенча карарга мөмкин. «Үлемсез полк» акциясе быел башкача, онлайн форматта узачак. 9 майда телеканаллар буенча, социаль челтәрләрдә, шулай ук «Рәсәйнең Үлемсез полкы» порталында фоторәсемнәр күрсәтеләчәк. Бу бәйрәм көнендә Мәскәүдән Уфага Рәсәй Федерациясе Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның «Алтын Йолдыз» медале китереләчәк.Рәсәй Федерациясендә (онлайн-форматтагы чаралар): «Үз өең тәрәзәсеннән Үлемсез полк» акциясе. Аның максаты: 9 май көнне көндезге сәгать 12дә күп фатирлы йортларның тәрәзәләреннән һәм балконнарыннан «Җиңү көне» җырын башкару.9 майда илебез территориясендә «Бер минут тын торып искә алу» вакыты билгеләнде: акция Башкортстан Республикасында кичке сәгать 9да үтә.«Хәтер шәме» акциясенең максаты: 9 майда 22.30 сәгатьтә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен тәрәзә янына килеп телефон фонарьларын кабызу.
Чишмә районында:
8 май – Уразбахты һәм Арслан авылларында ветераннар йортлары янында парад.
9 май – 8дән 13 сәгатькә кадәр Чишмә поселогында расланган график буенча Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчылар мемориалына чәчәкләр салу (оешмадан кимендә биш кеше булырга тиеш, битлек һәм перчатка кию мәҗбүри), 10.00–12.00 сәгатьтә репродуктор аша район хакимияте башлыгы, хәрби комиссар, ветераннар советы рәисе, әфганчылар берлеге рәисе, мәктәп укучысының котлавы яңгыраячак. 21.00 сәг. – бер минут тын торып искә алу. 22.30 сәг. – Чишмә поселогында бәйрәм фейерверкы.
Исегезгә төшерәбез, район халкына чарада катнашырга киңәш ителми, өйдә тору режимын үтәү мөһим.
Башкортстан Республикасында:
9 майда Уфада Октябрь проспектында техника парады булачак, аның трансляциясен «БСТ» буенча карарга мөмкин. «Үлемсез полк» акциясе быел башкача, онлайн форматта узачак. 9 майда телеканаллар буенча, социаль челтәрләрдә, шулай ук «Рәсәйнең Үлемсез полкы» порталында фоторәсемнәр күрсәтеләчәк. Бу бәйрәм көнендә Мәскәүдән Уфага Рәсәй Федерациясе Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның «Алтын Йолдыз» медале китереләчәк.
Рәсәй Федерациясендә (онлайн-форматтагы чаралар):
«Үз өең тәрәзәсеннән Үлемсез полк» акциясе. Аның максаты: 9 май көнне көндезге сәгать 12дә күп фатирлы йортларның тәрәзәләреннән һәм балконнарыннан «Җиңү көне» җырын башкару.
9 майда илебез территориясендә «Бер минут тын торып искә алу» вакыты билгеләнде: акция Башкортстан Республикасында кичке сәгать 9да үтә.
«Хәтер шәме» акциясенең максаты: 9 майда 22.30 сәгатьтә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен тәрәзә янына килеп телефон фонарьларын кабызу.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"