Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
6 Мая 2020, 06:03

Яңа "Scania" өч техниканы алыштыра

“Эко-Сити” каты калдыклар белән эш итүче төбәк операторының автомобильләр паркында техника яңартылды. Автопаркка 5 яңа заманча Scania чүп ташучылар кайтарылды, аларның 3есе эшкә кереште дә инде.Бу авыр йөк машиналары каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен махсус тәгаенләнгән. Бер "Scania" йөк машинасы элеккеге өч берәмлек техниканы алмаштыра ала. Шул ук вакытта бу махсус машиналар атмосферага зарарлы матдәләрне азрак бүлеп чыгара. Кузов күләме зур булуга карамастан (22 куб.метр), яңа техниканың маневрлар ясау сәләте дә югары, бу аларга тыгыз төзелешле торак кварталларга бер авырлыксыз кереп-чыгып йөрергә мөмкинлек бирә.Чыганак: "Өмет"Фото: scania.com

“Эко-Сити” каты калдыклар белән эш итүче төбәк операторының автомобильләр паркында техника яңартылды. Автопаркка 5 яңа заманча Scania чүп ташучылар кайтарылды, аларның 3есе эшкә кереште дә инде.
Бу авыр йөк машиналары каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен махсус тәгаенләнгән. Бер "Scania" йөк машинасы элеккеге өч берәмлек техниканы алмаштыра ала. Шул ук вакытта бу махсус машиналар атмосферага зарарлы матдәләрне азрак бүлеп чыгара. Кузов күләме зур булуга карамастан (22 куб.метр), яңа техниканың маневрлар ясау сәләте дә югары, бу аларга тыгыз төзелешле торак кварталларга бер авырлыксыз кереп-чыгып йөрергә мөмкинлек бирә.
Чыганак: "Өмет"
Фото: scania.com
Читайте нас