Чишмэ
+29 °С
Облачно
Новости
6 Мая 2020, 06:38

Тугызынчы сыйныфлар дәүләт имтиханнарын тапшырырмы?

Коронавирус таралу аркасында янә үзгәрешләр көтелә.



Быел коронавирус таралу сәбәпле, 9нчы сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханын үткәрүдән баш тартырга мөмкиннәр. Бу хакта Рәсәй мәгариф һәм фән министры Сергей Кравцов “Россия 24” телеканалында “Диалог” программасында белдерде.
Элегрәк 9нчы сыйныф укучыларының бары урыс теле һәм математика буенча гына имтихан тапшырачаклары турында хәбәр ителгән иде. Әмма, министр сүзләренә караганда, хәл үзгәрергә мөмкин. "Бәлки, без укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясеннән азат итәргә һәм агымдагы билгеләр буенча бәяләргә карар кабул итәрбез”, — дип билгеләп үтте ведомство башлыгы һәм балаларның сәламәтлеге өстенлекле булып кала дип өстәде.
Билгеле булуынча, яңа расписание буенча 9нчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханы 1 июньнән 31 июльгә кадәр үткәрелергә тиеш иде.
Чыганак: Башинформ
Фото: saltday.ru
Читайте нас