Чишмэ
+25 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
29 Апреля 2020, 06:00
Өйдә тору режимы 11 майга кадәр озайтыла
Владимир Путин коронавирус вәзгыяте буенча төбәкләр башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Аның барышында Президент ял көннәрен һәм үзизоляцияләү режимын 11 майга кадәр озайту турында игълан итте (6,7,8 май шулай ук традицион май ялларына өстәп, ял көннәре булачак), Хөкүмәткә һәм Роспотребнадзорга 5 майга карантиннан этаплап чыгу планын 12 майдан әзерләргә кушты.
«Рәсәй икътисадына һәм халкына ярдәм итү буенча яңа план, шулай ук гражданнар керемнәрен тергезү һәм икътисадны үстерү буенча масштаблы гамәлләр планы кирәк», — диде Рәсәй Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, эпидемиянең таралуы тоткарлана алды, әмма вәзгыять катлаулы кала. Авыруның иң югары ноктасы әле үтмәгән. Без көрәшнең иң киеренке этабы алдында, куркыныч саклана һәм бу һәркемгә кагылырга мөмкин».
Дәүләт башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгына тулаем илдә һәм төбәкләрдә өзлексез мониторинг алып барырга кушты.
“Без алдан күреп эшләргә, вакыйгалар үсешенең теләсә нинди сценариенә әзер булырга тиеш”, — диде Владимир Путин.
Чыганак: "Өмет"
Фото:
osurgut.com
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим