Чишмэ
-4 °С
Облачно
Новости
29 Апреля 2020, 06:07

"Мирас" Халыкара бию көнен каршылый

Рәсәй Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр тормышка ашырыла.Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле Халыкара бию көнен бәйрәм итүгә багышланган «Карнавал тур» традицион биюләренең онлайн-фестивалендә катнашачак. 29 апрельдән башлап, атна дәвамында социаль челтәрләр аша тамашачылар төрле илләрнең мәдәнияте белән аларның биюләре аша таныша алачак.“Мондый мөмкинлек “Orkéseos” (Колумбия) бию компаниясе һәм “Cultures Croisées in Île de France” (Франция) фестивале башлангычы белән барлыкка килде”, — дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат хезмәте. Чыганак: "Кызыл таң" Фото: bashinform.ru

Рәсәй Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр тормышка ашырыла.

Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле Халыкара бию көнен бәйрәм итүгә багышланган «Карнавал тур» традицион биюләренең онлайн-фестивалендә катнашачак. 29 апрельдән башлап, атна дәвамында социаль челтәрләр аша тамашачылар төрле илләрнең мәдәнияте белән аларның биюләре аша таныша алачак.

“Мондый мөмкинлек “Orkéseos” (Колумбия) бию компаниясе һәм “Cultures Croisées in Île de France” (Франция) фестивале башлангычы белән барлыкка килде”, — дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат хезмәте.
Чыганак: "Кызыл таң"

Фото: bashinform.ru
Читайте нас