Чишмэ
+14 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
24 Апреля 2020, 06:35
Башкортстан "Геройлар иле" проектына кушыла
Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан “Геройлар иле” Бөтенрәсәй проектына кушылачак.
Рәсәй хәрби-тарихи җәмгыяте һәм Волгоград өлкәсе хакимияте хезмәттәшлек турында килешү кысаларында төбәктә яшьләр өчен “Геройлар иле” хәрби-тарихи лагере оештырачак. Ул “Лазурный” балалар дәвалау-савыктыру лагере базасында ачылачак. Укыту программасы биш тематик юнәлештән тора: “Саклаучылар”, “Пост№1”, “Тарихны саклаучылар”, “Җиңү медиасы”, “Җиңү волонтерлары”.
Үткән елда бу программа буенча Ростов, Әстерхан өлкәләреннән һәм Кырым Республикасыннан 4200 мәктәп укучысы белем алган.
“Геройлар иле”нең форматы киңәйтеләчәк һәм 2024 елга кадәр мондый лагерьлар Рәсәйнең 25 төбәгендә ачылачак. Быел, Волгоградтан тыш, аңа Әстерхан һәм Тверь өлкәләре, Башкортстан һәм Мордовия кушыла.
Программада 12-17 яшьлек һәр үсмер катнаша ала. Заявканы странагероев.рф сайтында бирергә була. “Кайнар элемтә” дә эшли, номеры: 8 (800) 201 16 81.
Чыганак: Кызыл таң
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим