Чишмэ
+16 °С
Облачно
Новости
22 Апреля 2020, 06:10

Путин Иран Президенты белән сөйләште

Рәсәй Президенты Владимир Путин Ислам Республикасы Иран Президенты Хәсән Рухани белән телефоннан сөйләште

Алар коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш проблемасы турында фикер алышты. Бу уңайдан Хәсән Рухани Иранга ярдәм иткәне өчен Рәсәйгә рәхмәт белдерде. Сәламәтлек саклау министрлыклары арасында турыдан-туры элемтәләрне дә кертеп, профильле ведомстволарның үзара хезмәттәшлеген активлаштыру турында да сүз барды.
Ике яклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре, шул исәптән энергетика, авыл хуҗалыгы һәм транспорт өлкәләрендә эре уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы каралды.

Чыганак: "РИА Новости"
Фото: rueconomics.ru
Читайте нас