Чишмэ
-4 °С
Облачно
Новости
22 Апреля 2020, 05:56

Башкортстанга ЭКМО аппараты кайтарылды

Ул Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенә урнаштырылды.

Хәзер Башкортстанда мондый аппаратлар икәү. Беренчесе Дема районындагы шәһәр дәваханәсендә.
ЭКМО – ул ясалма кан әйләнеше системасы. Аны үпкә һәм йөрәк белән проблемалар килеп туганда, башка төр дәвалау чаралары ярдәм итми башлагач кулланалар. Махсус насос йөрәк функциясен үз өстенә ала һәм канны куа, ә мембраналы оксигенатор – үпкәдә газ алмашынуын тәэмин итә, ягъни кешенең үпкәсе башкарырга тиешле эшне эшли башлый. Беренче чорда авыруга хәтта ашарга да кирәкми, аның канына бөтен кирәкле витаминнар, файдалы матдәләр кертелә.
Табиблар әйтүенчә, бу уникаль аппараттагы процедура пациентны терелтә алмый, әмма ул аның йөрәгенә һәм үпкәсенә ял итәргә мөмкинлек бирә. Авыруның чир белән көрәшергә вакыты арта дигән сүз. ЭКМОга табиблар иң соңгы чиктә, хәтта ИВЛны куллангач, мөрәҗәгать итәләр.
Моннан тыш, республиканың барлык дәваханәләренә ИВЛ аппаратларын кайтарту дәвам итә. Барлыгы төбәктә 1983 шундый аппарат эшләячәк. Пандемия чорын үтеп киткәч, ул аппаратлар барысы да Владимир Путинның май указы белән гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» милли проектын тормышка ашыруны яхшырту өчен кулланылачак.
Чыганак: "Башинформ"
Фото: Bash.News

Читайте нас