Чишмэ
+20 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
20 Апреля 2020, 06:31
Ил Башлыгы рөхсәт бирде
Президент Владимир Путин Указга кул куйды, аның нигезендә 15 июльгә кадәр вакыты чыккан паспортлар һәм водитель таныклыклары гамәлдә дип санала. Документ тексты Кремльнең рәсми сайтында урнаштырылган.Моннан тыш, коронавирус пандемиясе чорында 14 яшьлек үсмерләр паспорт урынына туу турында таныклыкны куллана ала.Шулай ук Владимир Путин чит ил кешеләренең һәм гражданлыгы булмаганнарның вакытлыча тору, вакытлыча яки даими яшәү вакытын билгеләүне туктатып торучы Указны имзалады. Чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаганнар тору урыны буенча учетка куелу яки яшәү урыны буенча теркәлү вакыты да "туңдырыла". Әлеге чаралар 2020 елның 15 июненә кадәр гамәлдә.Моннан тыш, качак статусыннан мәхрүм итү, вакытлыча сыену урыны, элек бирелгән визаларны, эшкә рөхсәтләрне, патентларны, вакытлыча яшәүгә рөхсәтләрне, яшәүгә рөхсәтләрне, дәүләт программасында катнашучы таныклыкларын юкка чыгару турында карарлар 15 июньгә кадәр кабул ителмәячәк. Чыганак: Башинформ МА
Президент Владимир Путин Указга кул куйды, аның нигезендә 15 июльгә кадәр вакыты чыккан паспортлар һәм водитель таныклыклары гамәлдә дип санала. Документ тексты Кремльнең рәсми сайтында урнаштырылган.
Моннан тыш, коронавирус пандемиясе чорында 14 яшьлек үсмерләр паспорт урынына туу турында таныклыкны куллана ала.
Шулай ук Владимир Путин чит ил кешеләренең һәм гражданлыгы булмаганнарның вакытлыча тору, вакытлыча яки даими яшәү вакытын билгеләүне туктатып торучы Указны имзалады. Чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаганнар тору урыны буенча учетка куелу яки яшәү урыны буенча теркәлү вакыты да "туңдырыла". Әлеге чаралар 2020 елның 15 июненә кадәр гамәлдә.
Моннан тыш, качак статусыннан мәхрүм итү, вакытлыча сыену урыны, элек бирелгән визаларны, эшкә рөхсәтләрне, патентларны, вакытлыча яшәүгә рөхсәтләрне, яшәүгә рөхсәтләрне, дәүләт программасында катнашучы таныклыкларын юкка чыгару турында карарлар 15 июньгә кадәр кабул ителмәячәк.
Чыганак: Башинформ МА
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"