Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Новости
10 апрель 2020, 11:11

Пенсияләр вакытыннан алда таратылачак

Рәсәй Президенты В. Путин Указына ярашлы, Рәсәй Пенсия фонды апрель ае өчен пенсияләрне һәм пособиеләрне вакытыннан алда күчерде. Ягъни бу айда хат ташучылар графиктан алда, 15 апрельгә кадәр, Чишмә районы буенча пенсия таратачак. Пенсионер өйдә булмаса, пенсияне кабат китерүгә гаризаны 22 апрельгә кадәр язарга мөмкин булачак. Башкортстан Республикасы халкына пенсияләрне хат ташучылар шушы чорда, якшәмбедән тыш, һәр көнне китерәчәк. Апрельдә барлык пенсияләр, хәтта почта бүлекчәләренә үзләре килеп алучы Рәсәй Почтасы клиентларының да пенсиясе өйләренә китереләчәк.Шуңа бәйле рәвештә Рәсәй Почтасы, график буенча пенсия алу вакыты кайчан булуга карамастан, клиентларның өйдә торуын үтенә.Фото: «Башинформ» МА

Рәсәй Президенты В. Путин Указына ярашлы, Рәсәй Пенсия фонды апрель ае өчен пенсияләрне һәм пособиеләрне вакытыннан алда күчерде. Ягъни бу айда хат ташучылар графиктан алда, 15 апрельгә кадәр, Чишмә районы буенча пенсия таратачак. Пенсионер өйдә булмаса, пенсияне кабат китерүгә гаризаны 22 апрельгә кадәр язарга мөмкин булачак. Башкортстан Республикасы халкына пенсияләрне хат ташучылар шушы чорда, якшәмбедән тыш, һәр көнне китерәчәк. Апрельдә барлык пенсияләр, хәтта почта бүлекчәләренә үзләре килеп алучы Рәсәй Почтасы клиентларының да пенсиясе өйләренә китереләчәк.
Шуңа бәйле рәвештә Рәсәй Почтасы, график буенча пенсия алу вакыты кайчан булуга карамастан, клиентларның өйдә торуын үтенә.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас