29 мартта хокук яклаучылар Рәсәйнең кайбер төбәкләрендә коронавирус сәбәпле гаскәргә язгы чакырылыш кичектерелгәнен хәбәр иткән иде. “Гражданин и Армия” ватандашлык инициативасы мөдире
Сергей Кривенко МБХ медиага
белдергәнчә, аеруча көньяк төбәкләр чакырылыш кампаниясен ике атнага соңрак башларга ниятли. Кривенко моны төбәкләрнең үзбелдеге белән кабул иткән карары түгелдер дип фаразлады һәм гаскәргә чакырылыш кичектерелүе хакында 30 мартта ил күләмендә игълан ителергә мөмкин диде.