Чишмэ
+22 °С
Ачык
Тат
Рус
Новости
7 апрель 2020, 05:47
Нефть дефициты булуы мөмкин
Бу хакта Ил Президенты В.Путин белән узган видеоконференциядә әйтелде.
РФ Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында глобаль энергетик базарлардагы хәл буенча киңәшмә үткәрде. Анда илнең ягулык-энергетика комплексының тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итү чаралары тикшерелде.
В. Путин гражданнар хәвефсезлеген тәэмин итү буенча төпле эш алып барылуын белдерде һәм шул ук вакытта Рәсәй икътисадының үсешен тәэмин итү мөһимлеген ассызыклады. Киңәшмәдә дөнья базарында хәлнең катлаулы булуы, коронавирус инфекциясенең барлык дөнья икътисадына кагылуы турында сүз алып барылды.
Киләчәктә нефтькә сорауның үсүе һәм нефть дефициты булу мөмкинлеге дә билгеләнде. Вакыйгалар кискен хәлгә китермәсен өчен алдан чаралар күрергә кирәклеге ассызыклынды.
Киңәшмәдә җитештерүчеләр өчен дә, кулланучылар өчен дә базарның тотрыклылыгы төп максат булырга тиеш икәнлеге билгеләнде.
Чыганак: "Өмет"
Фото: obozrevatel.com
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим