Чишмэ
+16 °С
Ясно
Тат
Рус
Новости
3 Апреля 2020, 12:06
«Чишмә»гә ташлама белән язылырга мөмкин
1 апрельдән 2020 елның икенче яртысына матбугатка язылу кампаниясе башланды.
Башкортстанда яшәүчеләр басмалар сайтына онлайн-подписка эшли ала. Моны почта бүлекчәсенә бармыйча гына мобиль кушымтада яки Рәсәй почтасы сайтында эшләп була.
«Төбәкнең киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча эксперт советы тарафыннан тәкъдим ителгән 2500 басмага 25 процент күләмендә ташлама бирелә. Бу исемлеккә безнең республикада нәшер ителүче барлык киңкүләм мәгълүмат чаралары да диярлек керә», – дип билгеләде Федераль почта элемтәсе хезмәтенең БР буенча идарәлегенең матбугат секретаре Борис Слуцкий.
Гәзиткә безнең курьерлар аша (тел. 2-33-63), редакциягә килеп (Чишмә пос., Типография тыкрыгы, 1), үзәк район китапханәсендә һәм аның филиалларында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары аша да язылырга мөмкин. Хәзерге вакытта алар белән республикада һәр өченче хат ташучы җиһазландырылган.
Әбунә кампаниясе июнь уртасына кадәр дәвам итәчәк.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"