Чишмэ
-1 °С
Облачно
Новости
2 Апреля 2020, 06:22

Ләйсән дәваханәдән чыкты!

Башкортстанда коронавирус диагнозы расланган тәүге пациент савыгып дәваханәдән чыкты.

Башкортстанда коронавирус диагнозы расланган тәүге пациент савыгып дәваханәдән чыкты.
Дүртөйледә яшәүче 35 яшьлек Ләйсән Хакова һәм аның 50 яшьлек апасы Филия Кытай инфекциясе белән Европада круиз лайнерында ял иткәндә зарарланган. 15 мартта алар Башкортстанга кайтты һәм шунда ук үзаллы изоляциягә киткән. Тик анализлар аларның зарарланган булуын күрсәткән. Апалы-сеңелле Ләйсән белән Филияне Уфаның 4нче дәваханәсенә салдылар. 31 мартта Ләйсән дәваханәдән чыккан, апасы әле дәвалануын дәвам итә.
Ләйсән үзенең хәлен белешеп торган һәркемгә, шулай ук медицина хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерде.
Чыганак: «Башинформ»
Фото: Gtrk.tv
Читайте нас