Чишмэ
+25 °С
Облачно
Новости
1 Апреля 2020, 06:30

Волонтер медиклар ярдәмгә ашыга

Республикада Башкорт дәүләт медицина университеты карамагында коронавирус инфекциясен кисәтү җәһәтеннән волонтер медиклар штабы оештырылган.

Республикада Башкорт дәүләт медицина университеты карамагында коронавирус инфекциясен кисәтү җәһәтеннән волонтер медиклар штабы оештырылган. Төбәк штабының эше «Демография» гомумдәүләт проектына ярашлы алып барыла.
Коронавирус эпидемиясе чорында #МыВместе үзара ярдәм күрсәтү акциясе илнең халыкка ярдәм күрсәтергә теләгән гражданнарын берләштерә.
Башкорт дәүләт медицина университетының волонтер медиклары карантинда һәм үзаллы изоляциядә булган кешеләргә, олы яшьтәгеләргә һәм үз-үзен хезмәтләндерә алмаган гражданнарга ярдәм күрсәтү өчен «кызу бәйләнеш» булдырган. Алар азык-төлек, дарулар һәм тәүге ихтыяҗдагы әйберләр сатып алуда, коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ярдәм күрсәтәчәк, психологик хәстәрлек тә күзаллана. Волонтер медикларның төбәк координаторы – Ләйсән Хызырова, телефоны 8 (927) 636-34-88.
Әгәр әйләнә-тирәгездә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр барлыгын белсәгез, 8-800-200-3411 телефоны буенча шылтыратып, хәбәр итәргә була.
Оператор проблеманы тыңлаганнан соң, мөрәжәгатьне һөнәри ярдәм күрсәтү өчен волонтерларга җибәрәчәк. Моннан тыш, «ОНФ.Помощь» дигән мобиль кушымтаны кулланырга була, анда да гариза калдырырга мөмкин.
Чыганак: «Башкортостан» гәзите
Фото: vremyan.ru
Читайте нас