Чишмэ
+16 °С
Облачно
Новости
1 Апреля 2020, 06:43

Тавыш бирү көне җәйгә күчерелә

Рәсәй Президенты Владимир Путин ил Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көнен соңрак вакытка күчерү турында указга кул куйган иде.

Рәсәй Президенты Владимир Путин ил Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көнен соңрак вакытка күчерү турында указга кул куйган иде. Документ Кремль сайтында басылды. Хәзер аның июнь аена күчерелүе билгеле булды. Тавыш бирү датасының үзгәрүе коронавирус таралуына бәйле.
«Әлегә тавыш бирү күчерелергә мөмкин булган дата расланмаган, әмма ул июнь аенда булыр, мөгаен», – дип хәбәр итә «Ведомости».
Рәсәйдә эпидемиянең иң кызган чагы апрель аена – тавыш бирү узарга тиешле вакытка туры килергә мөмкин. Җәйге якта COVID-19 артка чигенер, дип фаразлыйлар экспертлар.
Тавыш бирү июньгә күчерелгән очракта, ул бердәм дәүләт имтиханына бәйле булачак, чөнки сайлау участокларының күп өлеше мәктәпләрдә урнашкан.
Чыганак: «Өмет»
Фото: Svoboda.org
Читайте нас