Чишмэ
+14 °С
Ясно
Тат
Рус
Новости
31 Марта 2020, 06:27
Машинаны газонда калдырырга ярамый!
2019 елның апрель-декабрендә Башкортстанда машиналарны газоннарда калдырган өчен аларның хуҗаларына 30,3 миллион сумлык штраф салынган.
2019 елның апрель-декабрендә Башкортстанда машиналарын газонда калдырган өчен аларның хуҗаларына 30,3 миллион сумлык штраф салынган.
Шундый хокук бозулар өчен штраф күләме гражданнар өчен 1–2 мең сум, вазыйфаи затларга – 5–10 мең, ә юридик затлар өчен 20–30 мең сум тәшкил итә. Хокук бозу очрагы янәдән кабатланса, штраф күләме гражданнар өчен 3–4, вазыйфаи затларга – 15–20 мең, юридик затлар өчен 35–50 мең сумга җитәчәк.
Рәсәй Президенты Владимир Путин башлангычында булдырылган «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында республика урамнарында, газоннарда, чәчәк түтәлләрендә, башка яшелләндерү территорияләрендә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында тәртип булдыру уңаеннан зур эш башкарыла. Статистика күрсәтүенчә, соңгы вакытта машиналарны газоннарда, чәчәк түтәлләрендә калдыру очракларының кимүе күзәтелә.
Чыганак: «Башинформ»
Фото:
Gongmedia.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим