Ярдәмнең төп төре салымга кагылачак. Ул муниципалитетларга республика бюджетын тулыландыручы малтабарлыкка салым ярдәмен әзерләргә кушты. Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланган оешмалар һәм шәхси эшкуарларга “керем” системасы буенча салым ставкасын 6 проценттан 1 процентҡа кадәр төшерергә кушты.
Әгәр кече һәм урта малтабарлык оешмалары муниципалитет милегендә булган бинаны арендага ала икән, алар акча түләүдән азат ителәчәк. Муниципалитетлар апрель ахырына кадәр документ әзерләргә тиеш.
Моннан тыш, малтабарлык өчен социаль салым күләме 30 проценттан 15 процентка кадәр төшәчәк, ярты елга өстәмә бәягә салымнан башка салым түләүләре чикләнеп торачак. Бу ярдәм турында ил Президенты Владимир Путин да әйткән иде. Шулай ук малтабарлык тикшерүләрдән дә азат ителә.
Дәүләт ярдәмен кризистан иң нык зыян күргән тармаклар алачак. Алар җәмәгать туклануы, туризм, кунакханәләр – барлыгы 13 тармак.