Чишмэ
+15 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
31 Марта 2020, 07:12
1 апрельдә армиягә язгы чакырылыш башланаҖәмгыять
30 мартта Владимир Путин 1 апрельдән язгы чакырылыш башлануы турындагы указга кул куйды.
30 мартта Владимир Путин 1 апрельдән язгы чакырылыш башлануы турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. 135 мең кешене хәрби хезмәткә чакыру планлаштырыла.
«2020 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр запаста булмаган һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге Рәсәй Федерациясе гражданнарын 135 мең кеше хәрби хезмәткә чакыруны гамәлгә ашырырга», — диелә Указда.
Оборона министры Сергей Шойгу язгы чакырылышның коронавирус аркасында күчерелмәячәген хәбәр итә. Моннан тыш, РФ армиясе хәрбиләре арасында инфекция белән зарарлану очраклары теркәлмәгән, дип билгеләп үтте ул 20 мартта.
Барлык призывникларның да хезмәткә җибәрелгәнче SARS-CoV-2гә тест узачаклар. Хәрби-медицина комиссияләре белгечләр белән көчәйтеләчәк һәм өстәмә җиһазлар белән җиһазландырылачак.
Чыганак: «Башинформ»
Фото: Pravdanews.info
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"