Чишмэ
+17 °С
Дождь
Новости
30 Марта 2020, 06:36

«Егерме төркеме»нең саммиты булды

Рәсәй Президенты Владимир Путин «Егерме төркеме»нең видеоконференция форматында үткән кичектергесез саммитында катнашты.

Рәсәй Президенты Владимир Путин «Егерме төркеме»нең видеоконференция форматында үткән кичектергесез саммитында катнашты.
Саммит коронавирус пандемиясе белән көрәшкә һәм аның дөнья икътисадына йогынтысына багышланды.
Рәсәй ягыннан видеоконференциядә финанс министры Антон Силуанов һәм «зур егермелек»тә Рәсәй Президенты вәкиле Светлана Лукаш катнаштылар.
Владимир Путин үз мөрәҗәгатендә коронавирус пандемиясе белән бәйле проблемаларның 2008–2009 еллардагы икътисади кризистан масштаблырак булачагын фаразлады. Иң төп хәвефнең озак вакытлы эшсезлек булырга мөмкинлеген, хәлнең глобаль үсешкә йогынтысы булачагын да билгеләде. Шуңа күрә «һәркем үзе өчен» принцибының мөмкин түгеллеген ассызыклады.
Рәсәй Президенты сәламәтлек саклау өлкәсендә иң беренче чиратта илләрдә пандемия үсешенең һәм күрелгән чараларның дөрес мәгълүматы белән даими бүлешү кирәклеген, Африка илләренә ярдәм таләп ителүен билгеләде.
Владимир Путин икътисадта илләр арасында хәлне тотрыкландыру планы кирәклеген дә ассызыклады.
Чыганак: «Кызыл таң»
Фото: Yandex.by
Читайте нас