Чишмэ
+15 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
26 Марта 2020, 09:23
Радий Хәбиров: «Мондый хәлне күргәнем юк иде»
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттә коронавирус инфекциясен кисәтү буенча киңәшмә үткәрде.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттә коронавирус инфекциясен кисәтү буенча киңәшмә үткәрде.
«Без коронавирус аркасында һәм икътисадның торышы буенча да иң киеренке чорга керәбез. Безгә нәрсә эшләргә икәнлеген уйларга кирәк. Бюджет яңадан каралачак. Бүген иң мөһиме – алдагы көннәргә резевр булдырырга кирәк, – диде ул. – Мин республиканың барлык халкына мөрәҗәгать итәм: түзәргә туры киләчәк. Күп кенә социаль проектлар, тәү чиратта төзелеш туктаячак. Башланган төзелешләрне тәмамлыйбыз. Калганнары кичектерелә».
Акчаларны иң мөһим нәрсәләр өчен генә тотарга кирәк, дип кисәтте ул хакимият башлыкларын. Шулай ук хәвефсезлек чараларын үтәүгә дә җитди карарга чакырды. Югыйсә, кайсыбер районнарда дезинфекцияләү эшләре салмак бара, диде ул.
Кешеләр үзләре дә уяу булырга тиеш. «Безнең халык һаман коронавирусның куркынычлыгын аңлап бетми, шикелле. Дисциплина аксый», – диде ул. Карантин режимын бозучыларга җәза каты булачак, дип кисәтте төбәк җитәкчесе.
«Мондый хәлне күргәнем юк иде: коронавирус куркынычы һәм икътисади кризис... Бүген без хәрби хезмәткә чакырылган кебек эшләргә тиешбез», – дип белдерде Радий Фәрит улы үзенең командасына.
Чыганак: «Өмет»
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"