Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
26 Марта 2020, 06:08

Миллион сум акчалары булганнарга – салым

РФ Президенты Владимир Путин кайбер кешеләрнең саклыкка салынган акчаларыннан һәм кыйммәтле кәгазьләреннән килгән керемгә 13% салым салырга тәкъдим итте.

РФ Президенты Владимир Путин кайбер кешеләрнең саклыкка салынган акчаларыннан һәм кыйммәтле кәгазьләреннән килгән керемгә 13% салым салырга тәкъдим итте.
Бу салымнар ил буенча халыкның якынча 1 процентына гына кагыла, чөнки гражданинның шундый гомуми активлары 1 миллион сумнан арткан очракта гына салым салына.
«Гомум банк вкладлары яки кыйммәтле кәгазьләргә салынган инвестицияләре 1 миллион сумнан арткан кешеләргә карата керем өлешенә 13 процент салым кертергә тәкъдим итәм», - диде президент.
Ил Башлыгы башка илләрдә процент керемнәренә салым салынуын, әлегәчә Рәсәйдә бу эшнең булмавын белдерде.
Әлеге тәкъдимгә карата төрле фикерләр бар. Әмма аналитиклар аның уңай якларын гына билгели. Бу, үз чиратында, банкларга процент ставкаларын арттыру мөмкинлеген бирәчәк, ди алар.
Чыганак: РИА Новости
Фото: Cont.ws
Читайте нас