Чишмэ
+11 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
25 Марта 2020, 06:21
Яңа автобуслар сатып алыначак
Яңа автобуслар сатып алыначак
Республикада 450 автобус сатып алыначак, дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров.
«Бу җәмәгать транспорты эшен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Коронавирус пандемиясе белән бәйле, дөнья икътисадын чираттагы кризис көтә, ул алдагысына караганда да җитдирәк булырга мөмкин. Беркем дә вирусның яңа төре авыр икътисади нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип уйламаган иде. Безнең бурыч – барлык вариантларны өйрәнү, икътисад үсеше темпларын һәм дәрәҗәсен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк чаралар комплексын эшләү һәм кабул итү», – диде Андрей Назаров.
Җәмәгать транспорты паркын яңарту эше Владимир Путинның май указларына ярашлы, «Сыйфатлы һәм хәвефсез автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында алып барыла.
Чыганак:
«
Башинформ
»
Фото:
Yandex.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим