Чишмэ
+12 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
25 Марта 2020, 08:52
Олег Галин: «Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр өстенлекле көчкә ия була»
Башкортстанның Җәмәгатьчелек палатасы рәисе урынбасары Олег Галин илебез Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр турында үз фикерен белдерде.
Башкортстанның Җәмәгатьчелек палатасы рәисе урынбасары Олег Галин илебез Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр турында үз фикерен белдерде.
– Конституция – Рәсәй Федерациясенең төп законы. Әгәр илнең яки республиканың кайсы да булса закон актларында положениеләр үзгәртелсә (субъектлар моны эшли ала), Рәсәй Конституциясе императив мәгънә алачак. Шуңа күрә ул төзәтмәләр Конституциягә кертелгәннән соң өстенлекле көчкә ия булачак. Бер генә федераль һәм төбәк законы да Конституцияне аңлауны, ул төшенчәләрне үзгәртә алмый.
Олег Галин яшьләр сәясәтенә кагылган төзәтмә турында сүз башлап: «Без төбәкләрдә яшьләр сәясәтен ачык аңлау юклыгын күрдек. Рәсәйдә илебез гражданнарын ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү турындагы федераль закон да юк. Илебез Башлыгының ватанпәрвәрлекне милли идея итеп билгеләвен барыбыз да белә. Әмма аны тормышка ашыру өчен норматив документ кирәк. Анда патриотик тәрбия белән кемнәрнең шөгыльләнә алуы, нинди формаларда үткәрелүе анык күрсәтелергә тиеш», – диде.
Төзәтмәләрнең берсендә Рәсәй Туган илне саклаучылар турындагы хәтерне ихтирам белән саклавы, тарихи дөреслекне тәэмин итүе турында әйтелә. Олег Галин шул уңайдан үз фикерен белдерде.
– Безгә тарихыбызны якларга кирәк, балалар совет халкының фашизмны җиңгәндә халыкның күпләп һәлак булуы турында белеп үсәргә тиеш. Без әле дә Туган илне яклавыбызны дәвам итәбез: һәлак булган яугирләрнең шәхесләрен эзләүчеләр ярдәмендә ачыклыйбыз. Чөнки һәлак булган соңгы яугир табылмаса сугыш бетмәгән дигән сүз. Рәсәй яугирләрнең истәлеген мәңгеләштерү буенча эшләвен дәвам итә, – диде ул.
Чыганак: mgazeta.com
Фото:
Bashinform.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим