Чишмэ
+18 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
24 Марта 2020, 09:19
Ольга Панчихина: «Конституция халык мәнфәгатен исәпкә алырга тиеш»
Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина да, ил Конституциясе язылганнан соң күп кенә үзгәрешләр булды һәм бүгенге көндә анда өстәмәләр кертелергә тиеш, дип исәпли.
Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина да, ил Конституциясе язылганнан соң күп кенә үзгәрешләр булды һәм бүгенге көндә анда өстәмәләр кертелергә тиеш, дип исәпли.
Аның әйтүенчә, Иҗтимагый палата вәкилләре Конституциягә кертергә тәкъдим ителүче төзәтмәләрнең һәркайсы буенча фикер алышкан.
«Балалар, гаиләләр, пенсионерлар белән эшләүче күп оешмалар социаль өлкәгә кагылышлы төзәтмәләрне хуплап чыгыш ясады, – ди Ольга Панчихина. – Беренче чиратта балаларыбызның безнең киләчәгебез булуын аңларга тиешбез. Алар бар яклап та үссен өчен күп нәрсә эшләргә кирәк. Чөнки балалар – илебезнең төп байлыгы. Бу төзәтмәләрне мөһим, дип саныйм».
Дәүләт корылышы мәсьәләсенә килгәндә, урындагы үзидарәнең зур роль уйнавын билгеләү мөһим, дип исәпли Ольга Панчихина. «Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр урындагы үзидарәгә мөһим урын бирәчәк, – диде ул. – Чөнки халык белән аралашу да, мөһим мәсьәләләрне хәл итү дә урындагы властьтан башлана. Шуңа күрә монда өстәмә ресурслар һәм федераль власть белән нәтиҗәле бәйләнеш кирәк».
Чыганак: www.mgazeta.com
Фото: Kzgazeta.rbsmi.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"