Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
23 Марта 2020, 06:21

Таныклык бала табу йортында ук бирелә

Сабыйларга туу турындагы таныклыкның бала табу йортында ук бирелә башлавы турында элегрәк хәбәр ителгән иде инде.

Сабыйларга туу турындагы таныклыкның бала табу йортында ук бирелә башлавы турында элегрәк хәбәр ителгән иде инде.
Сынау рәвешендә башланган бу проектның максаты – әти-әниләрне документлар юллау мәшәкатеннән азат итү. Әлбәттә, моның өчен сабыйга исемне тиз арада уйларга кирәк булачак.
Башкортстан Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында белдерелүенчә, туу турындагы таныклыкны бала табу йортында тапшыру – төбәктә демографик хәлне яхшырту буенча «юл картасы»нда каралган чараларның тәүгесе. Шулай ук, ул – РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән «Демография» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында яшь ата-аналарга ярдәм күрсәтү ысулы да. Бу проект киләчәктә төбәкнең барлык бала тудыру йортларына да кертеләчәк.
Бу проектта катнашучы сабыйны бала табу йортыннан алып чыкканда аның тууы турындагы таныклыгын да берьюлы алырга теләсә, түбәндәге документларны тапшырырга кирәк булачак:
-яңа туган сабыйның әти-әнисенең, ә баланың әтисе белән никахта тормаган әнинең паспорты, ягъни шәхесне ачыклаучы документ;
-никах теркәү турындагы таныклык;
-бала туу турында медицина белешмәсе (бала табу йортында бирелә);
-ата-ананың шәхси гаризасы.
Чыганак: www.mgazeta.com
Фото: Pozitivopt.ru
Читайте нас