Чишмэ
+22 °С
Облачно
Новости
23 Марта 2020, 13:05

Илдар Бикбаев: «Конституциягә төзәтмәләр керемнәре аз булганнарны яклауга юнәлтелгән»

Илдар Бикбаев: «Конституциягә төзәтмәләр керемнәре аз булганнарны яклауга юнәлтелгән»

Ил Башлыгы Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать иткәндә Рәсәй Конституциясенә төзәтмәләр кертергә тәкъдим иткән иде.
11 мартта Дәүләт думасы илнең төп документына төзәтмәләр кертүне хуплады. Башкортстаннан Дәүләт думасына депутат Илдар Бикбаев үзгәрешләргә карата үз фикерен белдерде.
«Социаль блокка кагылышлы үзгәрешләрне аерып әйтәсем килә. Болар – яшәү минимумыннан ким булмаган хезмәт хакын гарантияләү, пенсияләрне ел саен индексацияләү – әлеге чаралар иң элек начар якланган гражданнар категориясен яклауда уңай вектор булып тора», – диде Илдар Бикбаев.
Илдар Бикбаев җәмәгать эшендә актив катнашучы һәм Башкортстанда «Рәсәйнең эзләү хәрәкәте»нә нигез салучы буларак, Конституциядә Рәсәй Федерациясе Ватанны саклаучылар хакындагы хәтерне саклый һәм яклый дигән төп положениенең дә беркетелүен билгеләде.
Чыганак: mgazeta.com
Фото: Pdsnpsr.ru
Читайте нас