Чишмэ
+29 °С
Облачно
Новости
23 Марта 2020, 06:40

Бөтенрәсәй сыйныф җитәкчеләре форумы үтәчәк

Ил Башлыгы Владимир Путин әлеге чараны Кырымда үткәрергә тәкъдим итте.

Ил Башлыгы әлеге чараны Крымда үткәрергә тәкъдим итте. Президентыбыз Владимир Путин Бөтенрәсәй сыйныф җитәкчеләре форумын үткәрү идеясен хуплады һәм аны Крымда үткәрергә була, дип исәпли, дип хәбәр итә бу турыда «ТАСС» мәгълүмат агентлыгы.
Севастополь укытучысы Крым җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу барышында Владимир Путинга әлеге тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Путин бу идеяне дөрес һәм файдалы дип белдерде һәм фикер алышырга вәгъдә итте.
«Мин министр белән, һичшиксез, сөйләшәчәкмен», — диде В. Путин. Президент билгеләвенчә, мондый чара өчен Крым отышлы һәм уңайлы мәйданчык була алыр иде.
Билгеле булуынча, Рәсәй мәгариф һәм фән министры Сергей Кравцов сентябрьдә сыйныф җитәкчеләренең беренче форумын үткәрү нияте турында хәбәр иткән иде.
Чыганак: «ТАСС»
Фото: 1obl.ru
Читайте нас