Чишмэ
+14 °С
Ачык
Новости
20 март 2020, 06:45

Авылларда юллар төзеләчәк!

Башкортстан Хөкүмәте 2020–2024 елларга «Туган авыл» комплекслы программасын раслады.

Башкортстан Хөкүмәте 2020–2024 елларга «Туган авыл» комплекслы программасын раслады.
Проектны тормышка ашыруга 4,8 миллиард сум акча юнәлтү планлаштырыла. Рәсәй Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында йөздән артык кеше яшәгән һәм балалар бакчалары, мәктәпләр һәм фельдшер-акушерлык пунктлары булган авылларда үзәк урамнарга асфальт җәю каралган.
Программаны әзерләүчеләр белдерүенчә, 2024 елга төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге юллар 450 чакрымга, урындагы әһәмияттә булган юллар 540 чакрымга кадәр артачак.
Чыганак: «Башинформ»
Фото: Asmo-rb.ru
Читайте нас