Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
18 Марта 2020, 06:19

Путинга ышаналар

Рәсәй президенты Владимир Путинга 65 миллион америкалылар ышаныч белдергән.

АКШның мәтбугат чаралары чаң суга: ул да булса, илнең 65 миллион гражданы безнең ил лидерына ышана икән. Моны америкалылар арасында үткәрелгән “ышаныч рейтингы” сораштыруларының нәтиҗәләре дәлилли.
Американың хөрмәт казанган һәм тәэсире зур булган НКО Pew Research Center үзәге социологлары чынлап та дөньяга исемнәре киң билгеле булган лидерларга һәм аерым илләргә ышаныч белдерү уңаеннан глобаль дәрәҗәдә сораштырулар үткәрә. Бу сораштырулар статистикасына ярашлы, ил рейтингында Рәсәйгә карата уңай мөнәсәбәт – 33 процент чамасы тәшкил итә.
Читайте нас