Чишмэ
+15 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
18 Марта 2020, 06:52
Конституциягә нинди үзгәрешләр кертелер?
Иң каршылыклы фикерләрнең берсе Конституциянең кереш өлешендә (преамбулада) “күпмилләтле” Рәсәй төшенчәсен “күпхалыклы милләт”кә алмаштырырга кирәк дигәне булгандыр, мөгаен. Ә Дәүләт Думасы депутаты Константин Затулин преамбулага “Мы, русские в союзе с другими братскими народами, сплотившиеся в многонациональный народ Российской Федерации, соединённый общей судьбой на родной земле” дип язарга кирәк дип тә өстәде. Бу фикерләргә җавап итеп, Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару буенча комитет рәисе Павел Крашенинников “күпмилләтле халык” төшенчәсен алмаштырырга, рус һәм калган халыклар турында төгәллек кертергә кирәкми дип белдерде. “Миңа әлеге вакытта “күпмилләтле халык” төшенчәсе ошый. Шундый гаиләдә тәрбияләндем: анда барысы да бергә иде. Бу минем караш. Болай бүлергә кирәкми дип уйлыйм”, – диде ул.Бу җәһәттән төбәкләр дә җавапсыз калмады. Башкортстанның Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев үзенең Facebook битендә болай дип язды: “Безнең ил анда яшәүче барлык этносларның үзара хөрмәте һәм тигез хокуклары нигезендә күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләт буларак формалашты һәм үсте. Шуңа мондый идеяләр Рәсәй Федерациясенең күпмилләтлелек принцибына гына түгел, ә илебез үсешенең тарихи мантыйклыгына да каршы килә”. Толкачев әйтүенчә, хокук һәм ирекне кимсетүче төзәтмәләрне кертергә ярамый.Чынлап та, илебезнең дәүләт корылышы булган федерализмның нигезен нәкъ менә күпмилләтле халкы тәшкил итә түгелме ни? Ә Русия кебек территориясе буенча гаять зур илгә дөньяда үзен саклап калу өчен федерализм – бердәнбер уңай корылыш дип аңлата белгечләр.Чыганак: "Өмет"
Иң каршылыклы фикерләрнең берсе Конституциянең кереш өлешендә (преамбулада) “күпмилләтле” Рәсәй төшенчәсен “күпхалыклы милләт”кә алмаштырырга кирәк дигәне булгандыр, мөгаен. Ә Дәүләт Думасы депутаты Константин Затулин преамбулага “Мы, русские в союзе с другими братскими народами, сплотившиеся в многонациональный народ Российской Федерации, соединённый общей судьбой на родной земле” дип язарга кирәк дип тә өстәде. Бу фикерләргә җавап итеп, Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару буенча комитет рәисе Павел Крашенинников “күпмилләтле халык” төшенчәсен алмаштырырга, рус һәм калган халыклар турында төгәллек кертергә кирәкми дип белдерде. “Миңа әлеге вакытта “күпмилләтле халык” төшенчәсе ошый. Шундый гаиләдә тәрбияләндем: анда барысы да бергә иде. Бу минем караш. Болай бүлергә кирәкми дип уйлыйм”, – диде ул.
Бу җәһәттән төбәкләр дә җавапсыз калмады. Башкортстанның Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев үзенең Facebook битендә болай дип язды: “Безнең ил анда яшәүче барлык этносларның үзара хөрмәте һәм тигез хокуклары нигезендә күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләт буларак формалашты һәм үсте. Шуңа мондый идеяләр Рәсәй Федерациясенең күпмилләтлелек принцибына гына түгел, ә илебез үсешенең тарихи мантыйклыгына да каршы килә”. Толкачев әйтүенчә, хокук һәм ирекне кимсетүче төзәтмәләрне кертергә ярамый.
Чынлап та, илебезнең дәүләт корылышы булган федерализмның нигезен нәкъ менә күпмилләтле халкы тәшкил итә түгелме ни? Ә Русия кебек территориясе буенча гаять зур илгә дөньяда үзен саклап калу өчен федерализм – бердәнбер уңай корылыш дип аңлата белгечләр.
Чыганак: "Өмет"
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"