Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Новости
17 март 2020, 13:02

Коронавирусны кисәтү өчен

Кул биреп күрешмәскә! Елмаеп баш селкү җитә.


Ут сүндергечләргә, лифт төймәләренә һәм башка шундый өслекләргә кул сырты белән генә кагылыгыз. Ишекне терсәк яисә бот белән ачу хәерле. Ишек тоткасына кагылырга кирәк икән, моны перчаткаларда эшләгез. Аеруча кеше күп йөри торган бәдрәфләрдә.
Дезинфекцияләүче салфеткалар кулланыгыз. Фатирга кайтканда, кулларыгызны дезинфекцияләгез.
Кулларны 10-20 секунд дәвамында сабынлап юыгыз. Кайдан гына кайтсагыз да кулларыгызны юыгыз яисә дезинфекцияләгез.
Төчкергәндә, ютәлләгәндә бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар тотыгыз.
Әгәр үзегезне начар хис итсәгез, өйдә калыгыз, табиб чакырыгыз.
Авыру кешегә 1 метрдан да якын килмәскә кирәк.
Чыганак: Башинформ
Читайте нас