Чишмэ
+28 °С
Облачно
Новости
17 Марта 2020, 06:20

Конституция үзгәрсә, ил башлыгы тагын сайланамы?

Әлеге вакытта 75 кешедән торган эшче төркем ил Конституциясенә төзәтмәләр әзерли.

Төп законга үзгәрешләр кертү буенча төрле-төрле тәкъдимнәр яңгырый. Аларга карата төрле фикерләр җиткерелә.
Шулар арасында президент вазифасына дәгъва итүчеләргә таләпләрне катгыйлатырга дигән тәкъдим дә бар. Президентлыкка кандидат илдә ким дигәндә 25 ел яшәргә тиеш, аның беркайчан да чит ил гражданлыгы һәм чит илдә яшәү хокукы булмавы шарт. Шулай ук Конституциянең президент сроклары турындагы маддәсеннән “рәттән” дигән сүзне алып ташлап, дәүләт башлыгына ике срокка лимит калдыру күзаллана.
Әлеге фикердән соң, Конституция үзгәртелсә, Владимир Путин янә ил башлыгы булып сайланачакмы дигән сораулар ишетелә башлады. Бу уңайдан Республикада Рәсәй Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәрне тикшергәндә Башкортстаннан Федерация Советы әгъзасы Лилия Гомәрова болай диде: “Киңкүләм мәгълүмат чараларының күбесе, ил Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәч, Владимир Путин янә Президент булып сайланачак, дип уйлый. Бу дөрес түгел. Яңа Конституция төзелми, аңа үзгәрешләр генә кертелә. Ә бу документ буенча ил башлыгы ике сроктан да күбрәккә сайланыла алмый”.
Чыганак: ufa.aif.ru
Читайте нас