Уфаның 2нче балалар поликлиникасы шундый аппаратны беренче булып алды. Рәсәй Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә булдырылган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында әлеге корылманы башкаланың тагын берничә медицина учреждениесенә кайтару ниятләнә. Бу исемлектә Уфаның 3, 4, 5 һәм 6нчы балалар поликлиникалары, 17нче шәһәр балалар һәм Республика балалар клиник дәваханәләре бар.
«Механик терапия өчен тәгаенләнгән роботлаштырылган аппарат аяк имгәнгәннән һәм сынганнан соң катлаулануларны кисәтү, операциядән соң сөяк чирләрен дәвалау, озак вакыт хәрәкәтләнмичә ятканнан соң өзлегүләрне булдырмау өчен кулланыла. Ул шулай ук тиз арада һәм авыртуларсыз терелергә дә ярдәм итә», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.