Чишмэ
+24 °С
Облачно
Новости
12 Марта 2020, 06:42

Владимир Путин Конституциягә төзәтмәне хуплады

Рәсәй Президенты Владимир Путин Конституциягә президент срокларын бетерергә мөмкинлек биргән төзәтмәгә үз фикерен белдерде.

Дәүләт думасы депутатлары төзәтмәне хуплады: 380е – яклап, 44е каршы тавыш бирде.
10 мартта Путин, Дәүләт думасы утырышында чыгыш ясап, Конституциягә президент срокларын бетерергә мөмкинлек биргән төзәтмәне хуплады һәм моның Конституция суды әлеге хәлне хуплаган очракта гына булу ихтималлыгын белдерде, дип хәбәр итте Forbes.
«Бу вариантның булуы мөмкин, ләкин төп шарт: Конституция суды мондый төзәтмә Конституциягә каршы килми дигән рәсми сөземтә бирергә тиеш. Без бит яңа Конституция кабул итмибез, ә аңа мөһим төзәтмәләр кертәбез», – диде Путин.
Шул ук вакытта ул Конституциядән президент сроклары саны буенча чикләүләрне алуга каршы икәнен әйтте. Шулай ук ул Дәүләт думасына сайлауны вакытыннан алда үткәрүне кирәк дип тапмавын белдерде.
Моннан алда «Бердәм Рәсәй»дән депутат Валентина Терешкованың Конституциягә үзгәрешләр турында закон проектына президент срокларын бетерү хакында төзәтмә кертергә тәкъдим итүе хәбәр ителгән иде.
Билгеле булуынча, Дәүләт думасы депутатлары яңа Конституцияне кабул иткәннән соң Конституциягә президент срокларын бетерү турында төзәтмәне хуплады. 380 кеше – яклап, 44е каршы тавыш бирде, дип хәбәр итте Meduza .
Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү чәршәмбе, 22 апрельдә була. Бу көн – түләүле ял көне.
Чыганак: «Башинформ»
Читайте нас