Чишмэ
+16 °С
Дождь
Новости
11 Марта 2020, 06:39

Эштә каза күрүчеләргә – ярдәм

Башкортстанда һөнәри авыруларны дәвалауга һәм производствода имгәнүчеләрне реабилитацияләүгә 10,1 миллион сум акча бүленәчәк.

Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Бу эшне медицина иминият фондының төбәк бүлеге оештыра.
Бүленгән акчага 21 көн дәвалану өчен 180 юллама сатып алырга ниятләнә. Шифаханәләр Краснодар краенда булырга, нерв системасы, күзләр, тын алу, ашкайнату, тире һәм сөяк-мускул авыруларын дәвалау юнәлешләре буенча эшләргә тиеш. Шулай ук төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган һәм химик матдәләр белән агуланган авыруларны дәвалау буенча хезмәтләр күрсәтелергә тиеш.
Әлеге чаралар Владимир Путинның май указларына ярашлы «Сәламәтлек» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында башкарыла.
Чыганак: «Башинформ»
Фото: Rgo-rb.ru
Читайте нас