Чишмэ
+12 °С
Дождь
Новости
11 Марта 2020, 06:14

«Экология. Иҗат. Балалар» фестивале үтәчәк

Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 12 мартта Уфада «Экология. Иҗат. Балалар» фестивале булачак.

Ул «Без табигать белән дус – безгә чүп-чар кирәкми!» девизы астында үтәчәк. Фестивальдә 1,5 меңнән күбрәк укучы катнашачак. Программада – арт-объектлар һәм икенчел чималдан эшләнмәләр күргәзмәсе, плакатлар бәйгесе һәм экологик агитбригадалар ярышлары.
Республика шәһәрләрендә һәм районнарында мәктәп укучылары арасында төбәкнең Экология министрлыгы ярдәме белән экология буенча бәйгеләр булган инде.
Фестиваль Рәсәй Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында «Экология» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында үткәрелә.
Чыганак: «Кызыл таң»
Фото: Ufa-debs.ru
Читайте нас