Президент шәһәрдәге балалар поликлиникасында да булды, «Полет» парашют заводында җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты. Ил Башлыгы барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. «Кәләшләр шәһәре»ндә гаилә корырга тәкъдим алуы турында шаярып та алды.
Владимир Путин Ивановода балалар санының 18 процентка артуын, моның яхшы күрсәткеч булуын билгеләде. Киләчәктә аналарга, балаларга, гаиләгә ярдәм күрсәтүнең төрле мөмкинлекләрен булдыру дәвам ителәчәген әйтте.