Чишмэ
+15 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
10 Марта 2020, 06:22
Асфальт яңача салыначак
Уфа юлларында чокыр-чакырларны ремонтлау өчен махсус асфальт кулланылачак.
Башкалада «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында 24,3 мең тонна вакланган һәм 1,5 мең тонна «кайнар» асфальт сатып алу башланган. Бөртекле асфальт юллардагы чокыр-чакырларны тутыру өчен бик кулай. Әмма аның белән җылы һәм коры көннәрдә генә эшләп була. Ә «кайнар» асфальт юлларны кыш көне дә ремонтларга мөмкинлек бирә.
Башкортстан, Уфа юлларында чокыр-чакырлар барлыкка килү кышның үзенчәлекле булуына бәйле: кыш җылы килде, ә кайвакыт кинәт кенә суытып җибәрде. Көннәр җылы торганда эрегән кар асфальттагы ярылган урыннарга тула һәм аны чатната, ә туңдыргач бозга әйләнә. Шул рәвешле асфальт бозыла һәм тиз туза.
Уфада юллар 15 февральдә ремонтлана башлады. Бүгенге көнгә 4,7 мең квадрат метр мәйданда 770 мең тонна асфальт түшәлгән.
Чыганак: «Башинформ»
Фото:
Avtoplus5050.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"