Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
6 Марта 2020, 06:40

«Транспорт сәгате»ндә нинди мәсьәләләргә игътибар бирелде?

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров «Башкиравтодор» җәмгыятенең «Ремстройдормаш» заводында «Транспорт сәгате» үткәрде.

Киңәшмәдә юлларны хезмәтләндерү һәм ремонтлау техникасын карадылар, тармакның язгы-җәйге чорга әзерлеге турында фикер алыштылар.
Төбәк җитәкчесе Уфа шәһәренең Орджоникидзе районының төзекләндерү буенча хезмәт мәйданчыгында чокыр-чакырларны ремонтлауга тәгаенләнгән җиһазлар белән танышты.
– Техника җитәрлек түгел, әмма, иң мөһиме, ул бар. Эшне дөрес оештырырга гына кирәк, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы «Ремстройдормаш» заводында юл билгеләрен җитештерү участогында булды, шулай ук автомобиль юлларын карап тотучы һәм юл билгеләрен төшерүче машиналар паркын карады.
«Транспорт сәгате»ндә чокыр-чакырларны ямау, юл билгеләрен яңарту һәм юл билгеләрен төшерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
– Республикада юл билгеләренә ихтыяҗ зур, тагын 250 меңләп таләп ителә, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Җитештерү һәм урнаштыру күләмнәрен арттыру буенча тәкъдимнәрегезне әйтегез, -диде җитәкче.
Моннан тыш, төбәк җитәкчесе тиз арада төп туристик трассаларда һәм маршрутларда мәгълүмат бирүче билгеләр әзерләргә кушты. Барлык эшләр дә ил башлыгы Владимир Путинның май указларына ярашлы «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында гамәлгә ашырылачак.
Чыганак: «Башинформ»
Фото: Gorobzor.ru
Читайте нас