Чишмэ
+13 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
5 Марта 2020, 06:10
Путинның төзәтмәләре РФ Дәүләт думасына тапшырылды
10 мартта депутатлар илнең Төп законына төзәтмәләр турындагы закон проектын караячак.
РФ Конституциясенә Рәсәй Президенты В. Путин тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләр РФ Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитетына тапшырылды. Парламентның түбән палатасы спикеры Вячеслав Володин шулай дип белдерде, дип хәбәр итә «Sputnik» радиосы.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, документ 24 биттән тора, ул Конституциядәге үзгәрешләр турындагы закон проектының икенче укылышы вакытында тикшереләчәк. Владимир Путин Рәсәйдә рус теле статусын дәүләт хасил итүче халыкның теле буларак билгеләргә тәкъдим итте. Шулай ук Конституциядә Рәсәйнең Советлар Союзының хокуклы варисы икәнлеген күрсәтергә тәкъдим ителә.
Моннан тыш, Путин фикеренчә, пенсияләрне елына бер тапкыр индексацияләү дә Конституциядә беркетелергә тиеш.
«Дәүләт думасында Төп законга төзәтмәләр турындагы закон проектының икенче укылышы – 10 мартка, өченче укылышы 11 мартка билгеләнгән», – диелә хәбәрдә.
РФ Дәүләт думасының 10 мартта үтәчәк утырышында Конституциягә төзәтмәләр турындагы закон проектын карау ниятләнә.
Чыганак:
lenta.ru
Фото:
Forbes.mirtesen.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"