Чишмэ
+19 °С
Облачно
Новости
3 Марта 2020, 06:17

Башкортстан халкы нәрсә өчен борчыла?

Үткән атнада республиканың бишенче чакырылыш Иҗтимагый палатасының киңәйтелгән утырышы булды.

Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең эчке сәясәт буенча җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев әйтүенчә, 2019 елда Иҗтимагый палата төбәктә гомумдәүләт проектларының үтәлүенә җәмәгатьчелек контролен тәэмин итү буенча эшне яхшы алып барган. Экспертлар белдерүенчә, республика халкын аеруча «Демография» һәм «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектларына кагылган мәсьәләләр борчый.
– «Демография» проекты барышында төбәк дәрәҗәсендәге биш проект гамәлгә ашырыла, – диде Хөкүмәт премьер-министры урынбасары – гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. – Болар – «Башкортстанда балалары туган гаиләләргә финанс ярдәм күрсәтү», «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен белем бирү шартларын булдыру», «Өлкән яшьтәгеләр», «Гражданнарны сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндәү, шул исәптән сәламәт туклану һәм начар гадәтләрдән баш тарту системасын булдыру» һәм «Спорт – тормыш нормасы».
2019 елда әлеге проектларны тормышка ашыруга 6,36 миллиард сум акча тотылган, аның 5,15 миллиарды федераль бюджеттан бүленгән.
Чыганак: www.mgazeta.com
Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас