Чишмэ
+19 °С
Облачно
Новости
28 Февраля 2020, 06:32

Талантлы яшьләргә - грант

В. Путинның май указларын үтәү максатында "Мәдәният" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда талантлы яшьләргә грант бирү гамәлгә ашырыла.Башкортстанда талантлы яшьләр өчен музыка, театр һәм хореография сәнгате өлкәләрендә "Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча грант гамәлгә куелган. Агымдагы елда аңа 50 миллион сум бүлеп биреләчәк, дип хәбәр иттеләр республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән."Музыка, театр һәм хореография сәнгате өлкәләрендә талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен төбәк Башлыгы гранты гамәлгә куелды. Грант ел саен биреләчәк", - диелә хәбәрдә.Грант кадрлар әзерләүгә, иҗади яшьләргә, иҗтимагый оешмаларга, ирекле хәрәкәтләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән һәм "Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Иҗади кешеләр" проектын тормышка ашыру максатыннан гамәлгә куелган.Грант бирү тәртибен республика Хөкүмәте әзерләячәк, аңа финанс чыганакларын табу бурычы йөкләтелде.Чыганак: "Кызыл таң"

В. Путинның май указларын үтәү максатында "Мәдәният" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда талантлы яшьләргә грант бирү гамәлгә ашырыла.
Башкортстанда талантлы яшьләр өчен музыка, театр һәм хореография сәнгате өлкәләрендә "Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча грант гамәлгә куелган. Агымдагы елда аңа 50 миллион сум бүлеп биреләчәк, дип хәбәр иттеләр республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
"Музыка, театр һәм хореография сәнгате өлкәләрендә талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен төбәк Башлыгы гранты гамәлгә куелды. Грант ел саен биреләчәк", - диелә хәбәрдә.
Грант кадрлар әзерләүгә, иҗади яшьләргә, иҗтимагый оешмаларга, ирекле хәрәкәтләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән һәм "Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Иҗади кешеләр" проектын тормышка ашыру максатыннан гамәлгә куелган.
Грант бирү тәртибен республика Хөкүмәте әзерләячәк, аңа финанс чыганакларын табу бурычы йөкләтелде.
Чыганак: "Кызыл таң"
Читайте нас